PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Остаханә

Педагогик идеяләр фестивале материаллары.
Гыйльманова Ф.Н.


Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


Фәһимә Наил кызы Гыйльманова,
Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сабыр булыйк

Татар халкының әхлак кагыйдәләре ислам әхлак кагыйдәләре белән тыгыз бәйләнгән. Ислам әхлагында иң алда торучы һәм иң мөһим саналучы сыйфатларның берсе – гаделлек, аның белән янәшәдә үк – тугрылык. Ислам дине шулай ук сабырлык, тырышлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, дуслык кебек гүзәл сыйфатларга да өнди. Укучыларда шушы күркәм сыйфатларны тәрбияләү – безнең бурыч. Уңышка ирешүдә, әлбәттә, педагогның әзерлеге хәлиткеч роль уйный.

Бала күңеле – бикле сандык ул. Шул сандыкның биген ачарга сабырлыгыбыз җитәме бүген? Язмышлары, рухи кыйммәтләрне аңлау дәрәҗәләре төрле булган гаиләләрдә тәрбияләнүче баланың проблемаларын чишәргә әзерме без? Сабый күңеленең нечкә кылларын кузгатканда, гаделме, мәрхәмәтлеме үзебез? Түбәндәге шигырь юллары безгә якынмы?

“Кәефемне күпме бозды болар,
Үзәгемә күпме үттеләр!..
Тик һаман да җанга якын шулай,
Минекеләр, үземнекеләр.
Минекеләр, үземнекеләр шул,
“Үземнекеләр” дип үстерәм.
“Үземнекеләр” дип гаеплим дә,
“Үземнекеләр” дип кичерәм...” [1]

Пәйгамбәребез балаларны бик яраткан һәм башкаларга да яратырга кушкан. Балаларны күрсә, мөбарәк йөзе нурланып, аларны кочаклап ала торган булган.

Мәктәпкә бүген нинди укытучылар килә? Балаларны чын күңелдән яраталармы алар?

“Яшь буынны тәрбияләүдә татар мәгърифәтчеләре дә остазга, рухи җитәкчегә, мөгаллимгә зур әһәмият биргәннәр. Остазның әхлакый сыйфатлары нинди булырга тиешлегенә кат-кат басым ясап язганнар. Гали Чокрый, мәсәлән, укытучыларны, үзе артыннан төркемне ияртеп, аңа юл күрсәтеп, ерак илләргә алып китүче киек каз белән чагыштыра, ул юлны ялгышса, төркем дә адаша. Һибәтулла Салихов фикеренчә, остаз ул – сукырларга юлдаш, аксакларга таяну өчен таяк, адашканга маяк.” [2]

Хәзерге укытучының тәрбияви-мәдәни мөмкинлекләре турында сүз барганда, иң элек укучыга хас җитди мәсьәләне исәпкә алырга кирәк: укучыларыбыз бүген ихтирамлылыкка кытлык кичерә. Балалар өлкәннәрнең яратуын җитәрлек дәрәҗәдә тоймый. Яшь буын үз-үзен тотышы, агрессивлыгы, рухи ярлылыгы белән безгә, өлкәннәргә, шуны аңлатырга, күзебезне ачарга тели түгелме? Тәртибе дә, укуга карашы да без теләгәнчә үк булмаган бала күңелендә ниләр бар? Андыйларга кул селтәргә ашыкмыйбызмы? Минемчә, сабырлыгыбыз җитсә, ул укучыларыбызның да күңелләренә салынган мәрхәмәт орлыклары, һичшиксез, чәчәк атачак. Моңа ышанырга гына кирәк. Игътибарыгызга бер хикәямнең кыскартылган вариантын тәкъдим итәм.

ЗУР КЕШЕ

Илһам булган җирдә һәрчак берәр хәл килеп чыгасын көт тә тор инде. Я песинең койрыгы ишеккә кысыла, я стенадагы гөл чүлмәге төшеп ватыла, я берәрсенең тезе каный, я башкасы... Барысына да ул гаепле булып кала. Югыйсә, песи аяк астына үзе килеп керә, гөлгә дә буе бик җитеп бетми, малайлар да үзләре беренче булып башлыйлар. Ә һәммәсе өчен бер Илһам җавап бирергә тиеш, таякның иң авыр башы аңа төшә.

Өйдәгеләрнең “мәктәпкә кергәч тәртипләнер әле, гел болай булмас” дигән өметләре дә тиз генә чынга аша алмады. Укытучы апалары аларның өенә, бабасы әйтмешли, “сукмак салды”. Килә дә җитә, килә дә җитә. Әллә нишләп яратмый Илһам язуны. Шуңа Зәйнәп апасына ачуы килә: бәйләнә дә бәйләнә, тәмам теңкәгә тиеп бетте. “Укы инде, Илһам”, “яз инде, Илһам”... Ул таякларны сызып утырырга аның түземлеге җитми, теләсә нинди әйбер сүтәргә, җыярга кушсыннар, аларын “эшли”, ә язасы килми. Язмыйча гына укып булмыймыни? Менә шул гап-гади әйберне зурлар аңламыйлар.

Хәзер Илһам зур инде. 4 нче сыйныфта укый. Кызларга да тими, әбиләрнең кош-кортын да тынгылыкта калдырды. Үз дәрәҗәсен төшереп, андыйлар белән вакланып тормый. Үзеннән зурраклар белән көч сынаша. Турникта да атынгалый, кайчак гер дә күтәрә. Тик укуга карашы һәм Зәйнәп апа гына үзгәрмәде. Һаман элеккечә үзәккә үтә.

Ә бүген бөтенләй йөрәккә кадалырлык итеп әйтте:
“Илһам, булдыра аласың бит син, ди. Булдыра алмасаң, мин сиңа әйтмәс идем. Сине киләчәктә зур кеше итеп күрәсем килә”, - ди. Каян чыксын инде Илһамнан зур кеше. Зур кеше булу өчен, зур укуда укырга кирәк. Әтиләре апасы өчен дә борчыла: “5”кә генә укый, зур укуга акчалары юк! Фәридә апасын Илһам да кызгана. Апасыннан олырак булса, ул аңа күп итеп акча алып кайтып бирер иде. Юк, әтиләренең башлары эшләп бетермәгән: башта кыз, ә аннан, җиде ел уйлагач кына, малай алып кайтканнар. Озак уйлагач, шулай була: малайның да иң тәртипсезе генә калган, әйбәтләрен иртә җитешкәннәр алып бетергән. Шулай булса да, әти-әнисен, апасын бик-бик-бик ярата Илһам. Әнисен бигрәк тә. Йокларга яткач, “алтыным”, “алма бөртегем” дип сөя ул, ә Илһам йоклаганга сабышып яткан була. Шундый рәхәт! Тик озак иркәләнеп кенә булмый, йокы бабай бик тиз килеп җитә.

Дәрес тыңлап утыруга караганда тышны кулайрак күрә шул ул. Йоклыйсы булмаса, өйгә кереп тә тормас иде. Менә бүген дә, мәктәптәп кайткач, тиз-тиз генә өстен алыштырып, берәрсе күреп эләктереп алганчы дип, урамга чыгып сызды.

Яз кояшы тынгы бирми торган чак. Җир дә кардан арчылып килә. Инде сукмак та төшә. Велосипедта йөрер өчен менә дигән! Югары урамда, түбән урамда йөрде. Әле беркем дә уйнарга чыкмаган. Мәктәптән кайтып, өстәл янында утыра торганнардыр әле. Ашап утырыр чакмыни! Яз исенә дә тамак туя бит! Аптырап, укытучы апалары очына юл тотты. Ул тирәдә әби-бабайлар гына тора-торуын, шулай да урап кайтасы булыр. Сөмбел урамда түгел микән? Аның белән уйный торыр.

Зәйнәп апаларының өе урамның иң очында. Зәңгәр коймалы матур йорт. Верандалары да зәңгәр төскә буялган. Апасы әле кайтып җитмәгәндер, өй тирәсендә йөрүче күренми. Тукта, кемдер елый түгелме? Сөмбел тавышы бит. Үзе кая соң ул? Төтен исе дә килә... әллә... ут... Веранда түбәсеннән ут күтәрелә. Ә Сөмбел өйдә, әнә, тәрәзәдән күренә. Тиз булырга кирәк! Сөмбелне коткарырга! Тик өйгә ничек керергә? Тәрәзәләр биек, буй җитмәс. Бары бер генә юл: янган веранда аша. Чыкканда тәрәзәдән сикереп булачак! Тиз кирәк! Сөмбелгә ярдәм итәр кеше юк! Аны Илһам гына коткара ала!..
Әнием, күлмәгем яна, салдыр, тизрәк!
Илһам инде икенче төнен саташа. Тәненең 40% ы пешкән. Врачлар, баланың хәлен җиңеләйтү өчен, барысын да эшләделәр. Калганы Вакыт галиҗәнаблары кулында. Пешү-януларны төзәтү, сызлау-әрнүләрне үткәрү, бу хәтәр хәлне оныту өчен вакыт кирәк. Ә көткән чакта, ай-һай, вакыт бик акрын үтә ул...
Су, су, әнием, әнием...
Бала күзләрен ачты. Әнисе иреннәренә су тигезде, үзенең күзләрендә - яшь. “Батырым минем, иң-иң акыллым минем. Барысы да артта калды, тиздән терелерсең. Сөмбел белән Зәйнәп апаң нихәтле күчтәнәч китергәннәр, күр әле...”

Әнисенең йомшак тавышына оеп, Илһам тагын йокыга талды.

P.S. Терел, Илһам. Яхшы малай син, синнән зур Кеше чыгачак! Хөрмәтле коллегаларым, югары сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү, яшь буынны тиз үзгәрә, тиз уйлау-фикерләү, тиз һәм әйбәт итеп эшләүне таләп итә торган җәмгыятьтә яшәргә һәм эшләргә өйрәтүдә сезгә зур сабырлык телим. Коръәндә Аллаһы Тәгалә түбәндәгечә боера: “Бары тик сабыр итүчеләргә хисапсыз мөкафәтләр, саваплар булачак.” [3]

Әдәбият исемлеге:

1. Булатова Клара. Шәкертләремә. (Яхин А.Г. Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2007. – б. 241-242.)
2. Зиннуров А.К., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия тәгълиматы: Уку әсбабы. – Казан: РИЦ “Школа”, 2006, - б.99.
3. “Зөмәр” сүрәсе, 10 нчы аять.


Исемегез:

Фикер әйтү:




Сайт создан в системе uCoz