PR-CY.ru


Locations of visitors to this page





Остаханә

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!



1. Укучыларның игътибарын туплау, дәрестә эшләргә теләк уяту.
Дәрескә бәйләнеше булган берәр кызыклы хәл сөйләнелә, табышмак, мәкаль, акыл ияләренең сүзләре әйтелә.

2. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшләп карау вакытында авырсыну очрагын билгеләү.
Бу этапта иң кыйммәтлесе укучыларның биремнәрне үтәргә белемнәре җитеп бетмәгәнлеге ачыклана. Укучылар биремнәрне үтәр өчен үзләренең вариантларын тәкъдим итәләр.

3. Авырыксыну очрагының урынын һәм сәбәбен билгеләү.
Авыыкрсынуның урыны билгеләнә, нинди белемнәрнең җитмәгәнлеге ачыклана, максат куела, дәреснең темасы билгеләнә.

4. Эшли белмәгән авырлыктан чыгуның проектын төзү.
Бер эш төре артыннан нинди эш төре үтәлергә тиешлеген әйтеп авырлыктан чыгуның планы төзелә.

5. Төзелгән проектны тормышка ашыру.
Укучылар үзләре алгоритмнар, эталоннар, кагыйдәләр чыгаралар. Укытучылар корректор буларак күзәтәләр, төзәтәләр.

6. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту.

7. Үз- үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эш.
Яңа белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү. Укытучы - күзәтүче генә.

8. Элек өйрәнелгән белемнәр системасына кушылып китү, кабатлау.

9. Дәрестә укыту эшчәнлегенә рефлексия.
Авырсыну очрагының килеп чыгу урыны төгәл күрсәтелә: бу авырлыктан чыгарга нәрсә ярдәм иткәнлеге күрсәтелә, укчылар үзләренең эшчәнлекләренә билге куялар.

10. Өй эше бирелә. Иҗади типтагы өй эшләре кулай санала.


2011-11-10 19:57:48 кунак: бик аңлаешлы язылган, рәхмәт!

Исемегез:

Фикер әйтү:




Сайт создан в системе uCoz