КУДРЯШОВА ГҮЗӘЛИЯ МАНСУР КЫЗЫ
Рус Шуган урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Белеме: югары, Алабуга дәүләт педагогия институты, 1984; Яр Чаллы шәһәре Өзлексез педагогик белем бирү институты, 2010 ел.
Квалификация категориясе: I
Эш стажы: 28 ел
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып: 18 ел
Белем күтәрү курслары:
Методик тема: “Укытуда интенсив технологияләрне кулланып укучыларның сөйләмен үстерү”.
2010-2011 нче уку елындагы эшчәнлеге
Талантлы балалар белән эшләү
• Фәнни-тикшеренү эшләре:
1) М. Гафуриның тууына 130еллыгына багышланган районара фәнни-гамәли конференция, Нуриев Р.(10 кл) “М.Гафури иҗатында мәсәл жанры”, - Рәхмәт хаты; 24 ноябрь, 2010 ел;
2) Республиканская научно-практическая конференция «Мир Г.Тукая: современный взгляд», посв. 125 летию со дня рождения Г.Тукая; Симонова Е. (10 кл) «Тукай и народ» - Сертификат участника; 28 апреля 2011 г, г.Альметьевск.
Һөнәри конкурсларда катнашу:
1) Х.Туфанның 110 еллыгына багышланган дәрес эшкәртмәләре конкурсы;
2) Рус телле балаларны инновацион технологияләр кулланып укыту буенча дәрес эшкәртмәсе конкурсы.
Аның турында
Ибраһимова Гүзәлия Мансур кызы 1984 елда, Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлап, Шуганга математика укытучысы булып кайта. Мөслим кызы рус авылында үз бәхетен тапты: Владимир атлы егеткә кияүгә чыгып, алар матур гаилә кордылар.
Гүзәлия Мансуровнаның Рус Шуганга эшкә килүенә шактый гомер узды, шуннан бирле шактый нәрсәләр үзгәрде. Тик бер нәрсә үзгәрешсез калды: Гүзәлия Кудряшова үзе сайлаган укытучы, педагог, тәрбияче һөнәренә тугры калды. Ул авыл халкының һәм коллегаларының хөрмәтен казанды, зур хәрефтән башланучы тәҗрибәле укытучыга әверелде.
90 нчы еллара Гүзәлия Мансуровна авыр һәм үзенә таныш булмаган эшкә алынды: рус балаларына татар телен укыта башлады. Һәм бүген дә ул аерым ярату белән һәм иҗади якын килеп әлеге эшне башкара. 2005 елда ул рус телле мохиттә татар телен тирәнтен укыту буенча республика экспериментына кушылды һәм яхшы нәтиҗәләргә иреште. Аның укучылары район олимпиадаларында призлы урыннар яулый, республика һәм район конкурсларында актив катнаша.
2007 елда Г.Кудряшова укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнде. Мәгариф системасы үзгәрешләр кичергән бер мәлдә, Гүзәлия Мансуровна үзенә йөкләнгән вазифаларны уңышлы башкара, мәктәптәге укыту процессын оештыра һәм аның белән идарә итә, хезмәткәрләрне аттестацияләү белән шөгыльләнә, көн саен арта баручы документация эшен алып бара. Тагын бик күп вазифалар, эшләр... Замана белән бергә атлау өчен мөстәкыйль рәвештә компьютер нигезләренә өйрәнде ул. Киләсе уку елыннан электрон сыйныф журналларын һәм укучыларның көндәлекләрен персональ компьютерда тутырырга кирәк булачак.
Мәктәп музеен оештыручы Е.Соловьева лаеклы ялга киткәч, аның урынына да Г.Кудряшованы билгеләдек. Аның җитәкчелегендә музейның экспонат базасы тагын да тулыланды. Тәҗрибәле педагог “Туган тел” түгәрәгенең дә алыштыргысыз җитәкчесе. Мәктәпкә капиталь ремонт үткәргәннән соң Г.Кудряшовага мәктәп музее экспозициясен кабаттан җиһазларга туры килде. Бүгенге көндә Рус Шуган мәктәбе музее районда иң яхшылардан санала.
Менә шундый шәхес ул – Гүзәлия Кудряшова: абруйлы җитәкче, тәҗрибәле укытучы. Иң мөһимен әйтмәдек әле: ул үрнәк хатын-кыз һәм Ана да. Алар Владимир белән бер ул, бер кыз үстерделәр. Сергей – Кама политехника институтының бишенче курс студенты, Алина Рус Шуган урта мәктәбенең 5 нче сыйныфында белем ала. Без Гүзәлия Мансуровнага киләчәктә дә уңышлар телибез.
Фирдәвес Фәрхетдинов, Рус Шуган мәктәбе директоры, РФ гомуми белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре. 2011 ел.
Соңгы яңарту: 19 август, 2011 ел.
|