PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Мөгаллимнәребез

Садертдинова Дамира Зөфәр кызы

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


САДЕРТДИНОВА ДАМИРА ЗӨФӘР КЫЗЫ


Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Белеме: югары, Яр Чаллы дәүләт педагогия институты, 1996 ел.

Квалификация категориясе: беренче

Эш стажы: 22 ел

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып: 6 ел

Белем күтәрү курслары:

Методик тема: "Укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, мөстәкыйль фикерләүләрен үстерү".

2010-2011 нче уку елындагы эшчәнлеге

Тәҗрибә тарату

• Мастер-класс:
Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган татар теле укытучыларының район методик берләшмә семинарында “Р.Фәхретдин мирасын әдәбият дәресләрендә файдалану” темасына.

• Конференцияләр:
Хәсән Туфанның тууына 110 еллыгына багышланган үткәрелгән төбәкара фәнни-гамәли конференциядә “Хәсән Туфанның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүдә компьютер технологиясе куллану” темасына

Талантлы балалар белән эшләү

• Фәнни-тикшеренү эшләре:
1. Азнакай шәһәрендә узган Габдулла Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан укучылар арасында үткәрелгән I регионара Тукай укуларында 9 нчы сыйныф укучысы Вәлиева Лилиянең “Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфан” эше I дәрәҗә Дипломга лаек булды.
2. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институтында узган “Г.Тукай дөньясы - бүгенге караш” исемле Габдулла Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан укучылар, студентлар республикакүләм конференциядә 9 нчы сыйныф укучысы Вәлиева Лилиянең “Татар халкының рухи үсешендә Г. Тукайның роле ” эше II дәрәҗә Дипломга лаек булды.

• Укучыларның язмалары:
8 нче сыйныф укучысы Рамил Талипов, “Көзге шигырь” (“Көмеш кыңгырау” газетасы, №95, 4.12.2010.)

Соңгы яңарту: 4 июнь, 2011 ел.




Сайт создан в системе uCoz