PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Мөгаллимнәребез

Шакирова Әлфия Мөнир кызы

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


ШАКИРОВА ӘЛФИЯ МӨНИР КЫЗЫ


Түбән Табын урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Белеме: югары, Казан дәүләт университеты, 1996 ел.

Квалификация категориясе: I

Эш стажы: 23 ел

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып: 4 ел

Дәүләт бүләкләре: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау гармотасы.

Белем күтәрү курслары: “ФГОС как условие получения нового образовательного результата”, Яр Чаллы дәүләт педагогия институты, 2011 ел.

Методик тема: "Фәнгә кызыксыну уяту аша, укучыларга белем бирү, сәләтлеләрен барлап, индивидуаль шөгыльләнү".

2010-2011 нче уку елындагы эшчәнлеге

Тәҗрибә тарату

• Мастер-класс:
“Без дә БДИ бирәбез”, Түбән Табын урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытучыларының РМБ утырышы, 27.10.2010 ел.

• Класстан тыш чара:
“Туган ягым – гөлләр иле”, Түбән Табын урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытучыларының РМБ утырышы, 27.10.2010 ел.

• Чыгышлар:
“Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфлары өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан эш программалары”, Мөслим муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе, август, 2010 ел.

Талантлы балалар белән эшләү

• Олимпиадалар:
- районкүләм татар теле фәне буенча үткәрелгән олимпиадада Хәбибуллина М. (9 кл.), Фәйзелхакова Я. (10 кл.), Абдуллина Р. (10 кл.) беренче унлыкка керделәр.

• Конкурслар:
- “Ватаным тарихында минем гаиләм калдырган эз” темасына сочинениеләр конкурсы, Газизова Л., 10 нчы сыйныф.

Соңгы яңарту: 3 июнь, 2011 ел.




Сайт создан в системе uCoz