PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Мөгаллимнәребез

Әмирова Миләүшә Рөстәм кызы

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


ӘМИРОВА МИЛӘҮШӘ РӨСТӘМ КЫЗЫ


Түбән Табын урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Белеме: югары, Казан дәүләт университеты, 1999 ел.

Квалификация категориясе: I

Эш стажы: 12 ел

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып: 10 ел

Дәүләт бүләкләре: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы.

Белем күтәрү курслары: 2006 нчы ел, Казан шәһәре, Мәгарифне үстерү институты.

Методик тема: "Укучыларга индивидуаль якын килеп, практик белем бирү, логик фикерләргә өйрәтү".

2010-2011 нче уку елындагы эшчәнлеге

Тәҗрибә тарату

• Ачык дәресләр:
“Ләбиб Лерон иҗатына күзәтү”, Түбән Табын урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытучыларының семинары, 27.10.2010 ел.

• Чыгышлар:
“Яшь укытучы өчен укытуда ачышлар һәм проблемалар”, Мөслим муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә чыгыш, август, 2010 ел.

• Класстан тыш чаралар:
“Туган ягым гөлләр илем”, Түбән Табын урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытучыларының семинары, 27.10.2010 ел.

• Вакытлы матбугатта басылу:
- “Туган тел көне”, “Ачык дәрес” газетасы, 2010 ел, февраль.
- “Тукай безнең күңелләрдә”, “Ачык дәрес” газетасы, 2011 ел, март.

Талантлы балалар белән эшләү

• Фәнни-тикшеренү эшләре:
10 сыйныф укучысы Гибадуллина Рәзилә “Шагыйрьнең башлангыч чор иҗатында уку, гыйлем, мәгърифәт мотивлары” дигән тема белән Мәҗит Гафури исемендәге районкүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

• Конкурслар:
Г.Тукайның тууына 125 еллык юбилеена багышланган бәйрәм тантанасында шагыйрьнең җырларын “Иң оста башкаручы” номинациясендә беренче урын алганы өчен Зарипова Айсылу грамота белән бүләкләнде.

Һөнәри конкурсларда катнашу:

“Х.Туфан иҗатына багышланган презентацияләр” районкүләм конкурсы, 2011 ел.

Соңгы яңарту: 3 июнь, 2011 ел.




Сайт создан в системе uCoz