PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Мөгаллимнәребез

Гыйльфанова Лилия Мирзәриф кызы

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


ГЫЙЛЬФАНОВА ЛИЛИЯ МИРЗӘРИФ КЫЗЫ


Мари Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Белеме: Яр Чаллы дәүләт педагогия институты, 1999 ел.

Квалификация категориясе: икенче

Эш стажы: 12 ел

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып: 9 ел

Белем күтәрү курслары: 2007 ел

Методик тема: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү”.

2010-2011 нче уку елындагы эшчәнлеге

Тәҗрибә тарату

• Ачык дәресләр:
“Безнең халык кунакчыл”дигән темага 8 нче сыйныфта татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе, 05.03.2011, Мари Бүләр урта мәктәбе базасында Минзәлә урта мәктәбе коллективы белән төбәкара педагогик хезмәттәшлек көне.

• Чыгышлар:
- 8 нче сыйныфта татар теле дәресенә анализ ясау, 22.12.2011, Октябрь төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары.
- 4нче сыйныфта уку дәресенә анализ ясау, 26.11.2011, Мөслимнең 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында мәктәп директорлары һәм директор урынбасарларының төбәкара семинары.

Талантлы балалар белән эшләү

• Фәнни-тикшеренү эшләре:
- "Тукай һәм балалар әдәбияты", 12.04.2011, Азнакай шәһәрендә Г.Тукайга багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция.
- "Тукай һәм балалар әдәбияты", 28.04.2011, Әлмәт шәһәрендә Г.Тукайга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция.

• Укучыларның язмалары:
2011 нче елда “Авыл утлары” газетасында (№10, 9 февраль) 8 нче сыйныф укучысы Исанаева Лиананың “Истәлекле очрашу” дигән язмасы басылды.

Һөнәри конкурсларда катнашу:

Х.Туфанга багышланган дәрес эшкәртмәләре конкурсына ”Шигырьләрдә шагыйрь язмышы” дигән темага дәрес эшкәртмәсе тәкъдим иттем.

Соңгы яңарту: 10 июнь, 2011 ел.




Сайт создан в системе uCoz