PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Мөгаллимнәребез

Әюпова Инзилә Шогаеп кызы

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


ӘЮПОВА ИНЗИЛӘ ШОГАЕП КЫЗЫ


Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Белеме: югары, Алабуга дәүләт педагогика университеты, 2008 ел.

Квалификация категориясе: икенче

Эш стажы: 22 ел

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып: 5 ел

Белем күтәрү курслары: ИКТ курсы, ИМЦ, 20 октябрь, 2010 ел.

Методик тема: "Укучыларның и ндивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү, грамоталылыгын арттыру".

Үзе турында

Мин, Әюпова Инзилә Шогаеп кызы Мөслим районы Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбендә 2007 нче елдан татар теле һәм әдәбияты укытам. Алабуга дәүләт педагогия университетының филология факультетын 2008 нче елда тәмамладым, югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алдым. Гомуми педагогик стаж 22 ел, бу мәктәптә - 16 ел, татар теле һәм әдәбиятын 4 нче ел укытам. Соңгы 3 елда укучыларның күрсәткечләре түбәндәгечә: 2007 – 2008 нче уку елында 5 нче сыйныфта татар теле буенча – 80%, татар әдәбияты буенча – 100%, 2008 – 2009 нчы уку елында 6 нчы сыйныфта татар теле буенча - 83%, татар әдәбияты буенча – 100%, 2009 – 2010 нчы уку елында 7 нче сыйныфта татар теле буенча - 85%, татар әдәбияты – 100%. Аттестация вакытында алынган контроль кисем нәтиҗәләре түбәндәгечә: 6 нчы сыйныфта татар теле буенча сыйфат күрсәткече - 50%, өлгереш - 80% (сыйныфта 10 укучы).

2005 нче елдан “Укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү, грамоталылыгын арттыру” темасы буенча эшлим. Әлеге методик тема юнәлешендә эш башлавым юкка түгел. Һәр сыйныфта белем һәм дәрес материалын кабул итү ягыннан әзерлеге төрле дәрәҗәдә булган укучылар бар. Аларның шәхси мөмкинлекләрен яхшы белергә, аерым төрдәге биремнәр әзерләргә, шулай итеп уку процессына кертеп җибәрергә кирәк. Шулай эшләгәндә нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин дип саныйм. Бу юнәлештә теоретик материаллар белән дә танышып барам, тәҗрибәле укытучылар эшчәнлеген кызыксынып өйрәнәм, үзем дә ачык дәресләр, класстан тыш чаралар күрсәтәм.

Укучыларның грамоталылыгын арттыру йөзеннән, дәресләрне Рәхимов технологиясенә нигезләнеп оештырам. Укучыларны парларда, төркемнәрдә эшләргә өйрәтү аларның коммуникатив компетенцияләрен үстерергә ярдәм итә.

Республикакүләм һәм районкүләм үткәрелгән төрле конкурсларга укучыларны җәлеп итәм. 7 нче сыйныф укучысы Нәгыймова Индира “Минем яраткан укытучым” районкүләм сочинениеләр конкурсында 2010 нчы елда беренче урынга лаек булды, дипломга ия буды.

Укучылар ел саен “Зирәк тиен” конкурсында актив катнашалар, район күләмендә 1-3 урыннарны алган - 2 укучы – минем укучыларым. 2008 нче елда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбендә”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади потенциалын үстерү” дигән тема буенча үткәрелгән семинарда 6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан ачык дәрес күрсәттем. Дәрес темасы: “Ә. Еникинең “Бала” хикәясендә Бөек Ватан сугышы чагылышы.” Дәрес Рәхимов технологиясе нигезендә оештырылды, интерактив чаралар кулланылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан дәрескә уңай бәя бирелде. 2009 нчы елның апрель аенда Мөслим лицеенда үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләр куллану” дип исемләнгән район семинарында педагогик остаханә эшендә катнаштым һәм чыгыш ясадым. Гомумән, мин район семинарлары эшчәнлегендә үземнең эш тәҗрибәсен яктырту юнәлешендә максатчан эшлим. Мәлләтамак төп гомуми белем бирү базасында 2010 нчы елда “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен сәнгать – эстетик цикл предметлары белән интегральләштерү аша укучыларның танып – белү активлыгын үстерү” темасы астында үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында “Ризаэтддин Фәхреддин – мөгаллим һәм тәрбияче” дигән темага чыгыш ясадым. Р.Фәхреддин нәсихәтләрен белем һәм тәрбия бирү процессында кулланам.

2010 нчы елда укытучыларның август киңәшмәсенең секция эшендә “Татар теле буенча 7 нче сыйныфта эш программасын төзү” темасы буенча чыгыш ясадым. Эш программасы район татар теле һәм әдәбияты укытучыларына эшкә кулланма итеп таратылды. Казан шәһәрендә 2010 нчы елда уздырылган Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең VII республикакүләм педагогик укуларында катнаштым һәм чыгыш ясадым. Шулай ук мәктәп сайтында 2008 нче елда “Татар әдәбиятында ана образы” дигән темага язылган эшкәртмә һәм 2010 елда “Нәкый Исәнбәт – олуг шәхес” исемле эшкәртмә урнаштырылды. Укытучыларның Бердәм региональ имтиханын тапшырдым һәм 82 балл җыйдым. 2010 нчы елда информацион-коммуникатив технологиясен өйрәнү максатыннан курслар тәмамладым.

Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты кабинеты җиһазландырылган. Җиһазланыш - 75%. Кабинетта методик кулланмалар, таблицалар, плакатлар, мультимедия дисклар, язучылар портретлары, электрон китап, аудио дисклар тупланмасы бар, дәресләрне нәтиҗәле итеп үткәрү өчен татар теле һәм әдәбияты буенча электрон презентацияләр тупланды. Кабинетта эш системага салынган, укучылар советы эшли. Барлык документлар тәртиптә, картотека системасы җайга салынган. Стендлар зәвык белән эшләнгән.

Сыйныф җитәкчесе буларак, 9 нчы сыйныфлар белән җитәкчелек итәм. Тәрбия эше 4 юнәлештә алып барыла: укучыларның сәламәтлеге, куркынычсызлык, гражданлык – хокукый юнәлештә эшчәнлек, укытучы елына багышланган эшчәнлек. Һәр юнәлешкә еллык һәм айлык план төзелгән. Шулай ук фән ияләре белән дә тыгыз элемтәдә торам. Һәр атнада тәрбия сәгате план нигезендә үткәреп барыла. Сыйныф тормышын җанландыру өчен, заманча төрдәге чаралар, интерактив уеннар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар үткәрү кирәк дип саныйм. Андый чаралар коллективны тупларга ярдәм итә.

2008 нче елда минем сыйныф укучылары район күләмендә уздырылган “Яшь бөреләр” конкурсында катнаштылар, кызлар триосы – 3 нче урын яулады. Сыйныфтагы укучылар “Мизгел” яшьләр үзәге оештырган конкурсларда, районның балалар белән эшләү үзәге оештырган төрле бәйгеләрдә теләп катнашалар, алдынгы урыннар яулыйлар.

2009 нчы елда укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен оештырылган район семинарында балаларның сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау йөзеннән “Сәламәтлек – зур байлык” исемле сыйныф сәгате күрсәттем. Районда үткәрелгән “Наркотикларсыз тормыш” акциясендә, рәсем һәм плакатлар конкурсларында актив катнашабыз.

Тәрбия эшчәнлеге “Балалар хокукларын яклау турында Конвенция”гә нигезләнеп оештырыла. Сыйныфтагы укучылар арасында тәртип бозучылар яки балигъ булмаган балалар белән эш комиссиясендә исәптә торучылар юк.

Һәр елда мәктәп планы буенча ата–аналар җыелышлары даими уздырыла. Ата–аналар университетында 2008 нче елда “Балагыз мәктәпкә теләп йөриме?” дигән темага чыгыш ясадым. Ата–аналар белән бәйрәмнәрне бергә оештыру гадәткә керде. Мондый чаралар мәктәп һәм гаилә бердәмлеген ныгытырга ярдәм итә.

Укытучы – авылның йөзе. Мин авылның иҗтимагый тормышында да актив: сайлау компанияләре чорында күп еллардан бирле агитатор буларак хезмәт куям, мәдәният, сәнгать тормышында катнашам, җирле радио буенча чыгышлар ясыйм. Мәктәп профсоюз комитетында ревкомиссия члены буларак, хезмәттәшләремнең проблемаларын хәл итү өчен көчемне кызганмыйм.



Соңгы яңарту: 14 июнь, 2011 ел.




Сайт создан в системе uCoz