PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Мөгаллимнәребез

Ситдыйкова Чулпан Индус кызы

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


СИТДЫЙКОВА ЧУЛПАН ИНДУС КЫЗЫ


Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Белеме: югары, Казан дәүләт университеты, 1991 ел.

Квалификация категориясе: югары, 2011 ел.

Эш стажы: 20 ел

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып: 20 ел

Дәүләт бүләкләре: Мәгариф бүлеге һәм район Администрация башлыгының Рәхмәт хаты; РФ "Мәгариф" илкүләм проекты Гранты, 2011 ел.

Белем күтәрү курслары: 2007 ел.

Методик тема: "Дәресләрдә инновацион технологияләр куллану ярдәмендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, иҗади һәм логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлеген үстерү, милли тәрбия бирү, туган телебезгә һәм әдәбиятыбызга ихтирам хисе тәрбияләү".

2010-2011 нче уку елындагы эшчәнлеге

Тәҗрибә тарату

• Ачык дәресләр:
Мөслим муниципаль районы аттестация комиссиясе әгъзалары каршында 7б сыйныфы белән татар теленнән ачык дәрес күрсәттем. Тема: “Аергыч һәм аның белдерелүе”. 30.11.2010.

• Чыгышлар:
1)“Генеалогия һәм гаилә культурасы” дип аталган IV Бөтенроссия педагогик өйрәтү семинарында катнаштым, түгәрәк өстәлдә “Нәсел шәҗәрәсен төзү” темасына чыгыш ясадым.24.09.2010. Казан шәһәре. Татарстан Фәннәр Академиясе.
2)“Мәгариф-2011” районкүләм педагогик идеяләр фестивалендә “Текстка лингвистик анализ” темасына чыгыш ясадым.18.02.2011.Мөслим районы мәгълүмати-методик үзәк.

• Конференцияләр:
1)Мәҗит Гафуриның тууына 130 ел тулуга багышланган укучыларның районкүләм фәнни-гамәли конференциясендә фәнни җитәкче буларак катнаштым. 24.11.2010;
2)Мөслим гимназиясе базасында үткәрелгән Хәсән Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган регионара фәнни-гамәли конференциядә катнаштым;
3)Мөслим гимназиясе базасында үткәрелгән Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган конференциядә катнаштым.

• Вакытлы матбугатта басылу:
“Шундый матур кешеләр бар арабызда...” мәкаләсе “Авыл утлары” газетасында басылып чыкты. 15.12.2010.

Талантлы балалар белән эшләү

• Олимпиадалар:
- 9-10 сыйныфлардан 6 укучым татар теле һәм әдәбияты фәненнән үткән районкүләм олимпиадаларда катнашты. 5-11.12.2010.
- Рус мәктәпләрендәге татар төркемнәре өчен татар теленнән олимпиадада 9а сыйныфы укучысы Сабирова Ләйсән 2 нче , татар әдәбиятыннан 1 нче урынга лаек булды.
- Сабирова Ләйсән Республика олимпиадасында катнашып, татар әдәбиятыннан 2 нче (призлы) урынны яулады, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде.16.02.1011.

• Фәнни-тикшеренү эшләре:
1)Мәҗит Гафуриның тууына 130 ел тулуга багышланган районара укучылар фәнни-гамәли конференциядә 9 нчы сыйныф укучысы Исламов Марат “Мәҗит Гафури әсәрләрендә бәхет проблемасы” темасына чыгыш ясады; 24.11.2010.
2)Мөслим районы укучылар фәнни-гамәли конференциясендә 7б сыйныф укучысы Шәйхетдинова Илнара Зифа Басыйрова иҗатына багышланган “Халкыбызның йөзек кашы” темасына чыгыш ясады, сертификат бирелде. 20.02.2011.

• Конкурслар:
1)“Ватаным тарихында минем гаиләм эзе”дигән районкүләм сочинениеләр конкурсында 7б сыйныфы укучысы Мирзаянов Рүзәл 3 нче урынны алды;
2)Казан (Идел буе) Федераль университетының Алабуга шәһәрендәге филиалы татар филологиясе кафедрасы үткәргән “Каурый каләм” иҗади конкурсының “Проза” номинациясендә 10в сыйныфы укучысы Алмаз Ногуманов 1 нче урынга лаек булды;
3)Республикакүләм ведомствоара иншалар конкурсының район этабында “Укытучы турында сүз” номинациясендә 10в сыйныфы укучысы Алмаз Ногуманов җиңү яулады, аның эше Республика комиссиясенә җибәрелде;
4)Мөслим гимназиясе базасында үткәрелгән Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган тантаналы чарада Мөслим лицее укучылар театр коллективы белән әзерләгән “Шүрәле” спектакле шагыйрьнең әсәрләрен “Иң оста сәхнәләштерүче” номинациясендә 1 нче урынга лаек булды.

• Укучыларның язмалары:
1)“Китап миңа сугыш турында сөйләде” Республикакүләм балалар иҗаты конкурсы нәтиҗәләре буенча Республика балалар китапханәсе чыгарган җынтыкта 7б сыйныфы укучысы Газетдинова Алинаның хикәясе басылып чыкты. Казан, 2010;
2)Казан (Идел буе) Федераль университетының Алабуга шәһәрендәге филиалы үткәргән “Каурый каләм” иҗат конкурсында катнашкан Татарстан, Башкортстан, Чувашстан республикалары укучыларының иҗади эшләре тупланган җыентыкта 10в сыйныфы укучысы Ногуманов Алмазның хикәяләре басылып чыкты.
Казан (Идел буе) Федераль университетының Алабуга шәһәрендәге филиалы, 2011.

Һөнәри конкурсларда катнашу:

1) Республикакүләм татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дәрес эшкәртмәләре конкурсында район турында катнаштым. 2010;
2) Хәсән Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби презентацияләр районкүләм конкурсында 2 нче урын алдым, 2011;
3) “Мәгариф-2011” районкүләм педагогик идеяләр фестивалендә “Ординар булмаган педагогик идеяләр” номинациясендә җиңү яуладым, 2011;
4) “Тукай – публицист” республикакүләм конкурсына дәрес эшкәртмәсе җибәрдем. (Нәтиҗәләр агымдагы елның декабрендә билгеле булачак)

Шәхси сайт: http://sitdicova.blogspot.com/

Соңгы яңарту: 7 июнь, 2011 ел.




Сайт создан в системе uCoz