PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Мөгаллимнәребез

Латыпова Алсу Гали кызы

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


ЛАТЫЙПОВА АЛСУ ГАЛИ КЫЗЫ


Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Белеме: югары, Алабуга дәүләт педагогия институты, 1998 ел.

Квалификация категориясе: беренче

Эш стажы: 18 ел

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып: 10 ел

Дәүләт бүләкләре:

Белем күтәрү курслары: 2007 ел.

Методик тема: “Халык педагогикасына, гореф-гадәтләргә таянып, дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда укучыларның сөйләм теле, фикерләү сәләтен үстерү, әхлак тәрбиясе бирү”.

2010-2011 нче уку елындагы эшчәнлеге

Тәҗрибә тарату

• Чыгышлар:
Алабуга шәһәрендә узган “Укыту-тәрбия процессында заманча белем бирү технологияләренең роле” исемле төбәкара семинарда “Әдәбият дәресләрендә психологик тренинг элементларын куллану” темасына чыгыш. (26.10.2010)

• Конференцияләр:
* М.Гафуриның 130 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә фәнни җитәкче буларак катнашу (24.11.2010);
* Халык шагыйре Х.Туфанның 110еллык юбилеена багышланган “Чын әдипләрнең исеме халык хәтере белән исәпләнә” район конференциясе (24.01.2011);

• Вакытлы матбугатта басылу:
“Шундый матур кешеләр бар арабызда...” мәкаләсе “Авыл утлары” газетасында басылып чыкты. 15.12.2010.

Талантлы балалар белән эшләү

• Олимпиадалар:
* Мирзаһитова Айгөл татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында 1 урын алды;
* Мирзаһитова Айгөл татар теле (2 урын) һәм әдәбияты (3 урын) буенча республика олимпиадасында призлы урыннарга лаек булды.(13.02. - 15.02.2011.)

• Фәнни-тикшеренү эшләре:
Сафиуллина Алсу (8 класс укучысы) М.Гафуриның 130 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә “М.Гафуриның башлангыч чор иҗатында белем, мәгърифәт мотивлары” темасына чыгыш ясады. (24.11.2010)

Һөнәри конкурсларда катнашу:

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендәге “Татар теленнән яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе” бәйгесенең район турында 1 урын. Тема: “Әдәби геройның психологик портретын төзү.” (10 сыйныфта татар әдәбиятыннан психологик тренинг).

Соңгы яңарту: 7 июнь, 2011 ел.




Сайт создан в системе uCoz