PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Мөгаллимнәребез

Әхмәтҗанов Мөҗәһит Заһит улы

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


ӘХМӘТҖАНОВ МӨҖӘҺИТ ЗАҺИТ УЛЫ


Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Белеме: югары, Казан дәүләт университеты, 1973 ел.

Квалификация категориясе: югары

Эш стажы: 39 ел

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып: 19 ел

Дәүләт бүләкләре:

“Халык мәгарифе отличнигы”; “Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы", 2001 ел; Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 1995 ел.

2010-2011 нче уку елы елъязмасы

Балалар өчен “Батыр буласым килә” исемле шигырьләр китабым Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.

Шагыйрә Лилия Садриеваның басылачак шигырьләр җыентыгына кереш сүз яздым.

”Яңа гасыр “радиосыннан даими рәвештә балалар өчен шигырьләрем һәм әкиятләрем яңгырап тора (язмалары бар).

Татарстанның атказанган җырчысы Зифа Басыйрова конкурсында катнаштым.

”Мәдәни җомга “ гәзитендә шигырьләрем басылды (26 нчы март).

Ф.САдриевның “Авылдан хатлар” китабын тәкъдир итү кичәсендә катнаштым һәм чыгыш ясадым (31 нче март).

Флера Харрасованың “Дөрес сөйләшү серләре “ исемле китабы басылып чыкты, ул китап нигездә минем шигырьләрдән генә тора.

”Яңа гасыр” телевидениесеннән мине “Китап” тапшыруында күрсәттеләр.

Чаллы шәһәрендә фольклор ансамбле белән йомгаклау концертында катнаштым.

“Ватаным Татарстан” гәзитендә кайбер әдәби әйберләр басылып чыкты.

Казанда Татарстанның 90 еллык уңае белән чыгыш ясадык.

”Көмеш кыңгырау”да 3 шигырем басылып чыкты.

Мөслимдә Т.Миңнуллин, Разил Вәлиев, Марсель Галиевләр белән очрашу булды. Мин чыгыш ясадым.

Түрештә Роберт Миңнуллин белән очрашу кичәсе булды . Мин чыгыш ясадым.

“Ватаным Татарстан”да мәкаләм басылып чыкты (11 нче август).

Актаныш районы Әгъбәз авылында минем белән очрашу булды (11 нче сентябрь).

Актанышта “Халкым чишмәләре” исемле фестивальдә катнаштым (25 нче сентябрь).

Яшь иҗатчыларның Зөлфәт клубы утырышларында даими рәвештә чыгышлар ясадым, укучыларның иҗатларын тикшердем.

Миңа Абдулла Алиш исемендәге премия тапшырдылар (14 нче октябрь).

Мөслим үзәк китапханәсендә шигырь бәйрәме үтте. Мин анда катнаштым һәм чыгыш ясадым (15 нче октябрь).

Әмәкәй белән Әлмәт авылларында Укытучылар елы уңае белән мәдәният хезмәткәрләре семинарында катнаштым (28 нче октябрь).

Иске Карамалы авылында әдәби очрашуда катнаштым (5 нче ноябрь).

“Ватаным Татарстан” да шигырьләрем һәм фотосурәтем басылып чыкты (26 нчы ноябрь).

Казанда Зифа Басыйрованың юбилей кичәсендә катнаштым (30 нчы ноябрь).

“Мәйдан” журналында балалар өчен шигырьләрем басылып чыкты (3 нче декабрь).

Район олимпиадасында 2 укучым призлы урыннар яулады: Тайбактин Вильям, татар теле - 2 нче урын, Габделхәев Мөхәммәт, татар теле - 2 нче урын.

“Мәгариф “ журналында шигырьләрем басылып чыкты (8 нче декабрь).

Мөслим сәнгать мәктәбендә минем белән әдәби һәм музыкаль очрашу булды (8 нче декабрь).

“Казан утлары” журналында шигырьләрем һәм фотом басылып чыкты (№12).

“Татарстан радиосына интервью бирдем (13 нче ноябрь).

Лицейда юбилей кичәм үтте (14 нче декабрь).

Мөслим радиосыннан минем турыда радиотапшыру булды (15 нче декабрь).

Район Мәдәният йортында юбилей кичәм үтте(17 нче декабрь).

“Мөслимнең шәрәфле гражданы” дигән исем тапшырдылар (25 нче декабрь).

“Мәгърифәт “ гәзитендә минем шигырьләр басылып чыкты( 29 нчы декабрь).

Чаллыда Якташлар җәмгыятендә очрашу булды. Мин чыгыш ясадым.

Татар көрәшенә багышланган шигырь конкурсында катнашып, республика күләмендә 2 нче урынны алдым (14 нче февраль).

Район үзәк китапханәсендә М.Җәлилнең 105 еллыгына багышланган әдәби кичәдә катнаштым һәм чыгыш ясадым.

Халыкара Туган тел көне уңаеннан Мөслим радиосыннын чыгыш ясадым (20 нче февраль).

Ф.Садриевның 70 яшьлек юбилее уңаеннан Казан радиосына интервью бирдем (2 нче март).

Фоат Садриев турында телевидениегә интервью бирдем (9нчы март).

Әлмәттә Клара Булатованың юбилей кичәсе булды. Мин шунда чыгыш ясадым (22 нче март).

Сарманда Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсында катнаштык һәм лауреат исеме алдык( 26 нчы март ).

Республика пенсия фонды оештырган конкурста катнашып, 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләндем. (15 нче апрель).

Казанда Милли мәҗлес утырышында катнаштым (25 нче апрель).

Татарстан телевидениесенең “Җырлыйк әле” тапшыруында катнаштым (30 нчы апрель).

Казан телевидениесе минем турыда “Туган як” тапшыруы әзерләде. 19 нчы май көнне эфирга чыкты.

Шәхси сайты: http://mojahit.narod.ru

Үзе турында



Аның турында

Шундый матур кешеләр бар арабызда
Күңел күзегезне ачып карагыз ла…

Әлеге шигырь юлларының авторы нәкъ менә үзе турында да язадыр кебек. Балалар шагыйре, Татарстанның атказанган укытучысы, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе, ике дистәдән артык китап, күпсанлы видеофильмнар, кинофильм, аудиоязмалар авторы, район советы депутаты, талантлы шәхес Мөҗәһит Әхмәтҗанов турында сүзебез. укырга


Соңгы яңарту: 7 июнь, 2011 ел.




Сайт создан в системе uCoz