PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Мөгаллимнәребез

Даутова Гөлчәчәк Минсалих кызы

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


ДАУТОВА ГӨЛЧӘЧӘК МИНСАЛИХ КЫЗЫ


Мөслим икенче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Белеме: югары, Яр Чаллы дәүләт педагогия институты, 2007 ел.

Квалификация категориясе: беренче

Эш стажы: 23 ел

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып: 11 ел

Белем күтәрү курслары: 2009 ел.

Методик тема: “Укыту процессында, заман таләп иткән технологияләрне кулланып, тирәнтен белем бирү һәм алынган белем-күнекмәләрне практикада куллана белү юлларына төшендерү”.

2010-2011 нче уку елындагы эшчәнлеге

Тәҗрибә тарату

• Ачык дәресләр:
“Укыту-тәрбия процессының мониторингы» дигән темага районара директорлар семинары, Г.Бәшировның “Туган ягым яшел бишек” әсәренә анализ, 11 нче сыйныф, 26.11.2010.

• Чыгышлар:
Түбән Табын гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә җирле материалларны файдалану. Якташ язучыларның әсәрләрен өйрәнү” дигән темага семинар, дәресләркә анализ, тәрбия чарасына карата әйтелгән фикерләр, 27.10.2010;

• Конференцияләр:
1) Мөслим гимназиясендә Х.Туфанның 110 еллыгына багышлап үткәрелгән төбәкара фәнни-гамәл конференция, “А.Г.Яхин методикасына нигезләнеп Х.Туфан иҗатын өйрәнүнең үзенчәлекләре”, 24.01.2011.
2) Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференция “Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге”, “Икетеллелек шартларында телне үстерү”, 10.12.2010

• Вакытлы матбугатта басылу:
“Авыл утлары” газетасы “Өчпочмаклы хатлар эзеннән” дигән мәкалә, август, 2010.

Талантлы балалар белән эшләү

• Фәнни-тикшеренү эшләре:
1) татар әдәбияты классигы, публицист, шагыйрь, язучы Мәҗит Гафуриның иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, 2004-2010 нчы елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелгзн районара фәнни-гамәли конференция, “М.Гафури әсәрләренең тел-сурәтләү чаралары” дигән тема, 24.11.2010;
2) укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе, “Ана теле – кешеләргә аң-белем, тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә”, 10.12.2011;
3) Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән Р.Фәхреддиннең тууына 153 ел тулуга багышланган фәнни–гамәли конференция, “Р.Фәхреддиннең “Әсма яки Гамәл вә җәза” романындагы стиль һәм тел сурәтләү чараларының үзенчәлекләре “, 25.02.2011;
4) Яшьләрнең IX регионара К.Насыйри исемендәге фәнни-иҗади эшләрне уку конференциясе, “Н.Исәнбәт әсәрләренең антропонимикасы”, 08.04.2011.

• Конкурслар:
“Ватаным тарихында минем гаиләм эзе” районкүләм сочинениеләр конкурсы, “Галиев Рушан (беренче урын), 03.03.2011.

• Укучыларның язмалары:
1) “Авыл утлары” газетасы, Сәетгәрәева Миләүшә “Күңелдә калган очрашу”, 02.03.2011;
2) “Авыл утлары” газетасы, Җәлилова Гүзәл “Ул безнең горурлыгыбыз” , 14.02.2011.

Соңгы яңарту: 5 июнь, 2011 ел.




Сайт создан в системе uCoz