PR-CY.ru


Locations of visitors to this page




Мөгаллимнәребез

Тимергалиева Эльмира Васил кызы

Татарстан Республикасы Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтына рәхим итегез!


ТИМЕРГАЛИЕВА ЭЛЬМИРА ВАСИЛ КЫЗЫ


Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Белеме: югары, Казан дәүләт педагогия институты, 1990 ел.

Квалификация категориясе: югары

Эш стажы: 28 ел

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып: 17 ел

Дәүләт бүләкләре: ТР һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыкларының Почет грамоталары, "Мәрафтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе.

Белем күтәрү курслары: Яр Чаллы дәүләт педагогия институты, тема: “Новые подходы к организации аттестационной экспертизы в условиях изменения порядка аттестации педагогических работников”, 21-23 февраль, 2011 ел.

Методик тема: "Шәхескә юнәлдерелгән технологияләр аша конкурентлыкка сәләтле шәхес формалаштыру".

2010-2011 нче уку елындагы эшчәнлеге

Тәҗрибә тарату

• Ачык дәресләр:
БРИның В биремнәрен эшләү тәртибе. Яңа тема аңлату дәресе. - 10а татар теле, районкүләм.

• Ачык класстан тыш чаралар:
1. Х.Туфанның110 еллык юбилеена багышланган районара конференция. “Чын шагыйрьләр халык йөрәгендә саклана”, гимназия, сценарий төзү, укучылар чыгышын әзерләү.
2. Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган район конференциясе, гимназия, сценарий төзү, укучылар чыгышын әзерләү.

• Чыгышлар:
1. 2009-2010 нчы уку елында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик эшчәнлегенә анализ. РМБ, август, 2010.
2. Татар теле һәм әдәбияты дәресләренең структурасы. Электрон чыганаклардан һәм интернет-ресурслардан нәтиҗәле файдалану юллары. РМБ, Октябрь мәктәбе, 2011.

• Мастер-класс:
1. Әдәбиятта һәм музыкада охшаш мотивлар. Интеграль мастер-класс. Мәктәп директорлары семинары, 2011.
2. Әдәбиятта һәм музыкада охшаш мотивлар. Интеграль мастер-класс. Гимназия укытучылары методик советы, 2011.

• Конференцияләр:
1. М.Гафуриның 130 еллыгына багышланган районара фәнни-тикшеренү эшләре конференциясе. “Мизгел”, катнашу.
2. Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган Россиякүләм фәнни-гамәли конференция. “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын”, Казан-Арча, катнашу.
3. Бөтенроссия “Туган тел” форумы, Казан, катнашу.

• Вакытлы матбугатта басылу:
"Хөрмәтле остазыбыз", “Авыл утлары”, 14.01.2011.

Талантлы балалар белән эшләү

• Фәнни-тикшеренү эшләре:
1. Мәһдиева Гүзәл, 10а сыйныфы укучысы, "Г.Тукай –кеше һәм шагыйрь", гимназия.
2. Вафин Артур, 10б сыйныфы укучысы, "Г.Тукай һәм аның каләмдәшләре", гимназия.
3. Хәкимуллин Нияз, 10б сыйныфы укучысы, "Тукай – халыкның үз баласы", гимназия.
4. Авзалов Алмаз, 10а сыйныфы укучысы, "Йөрәкләрдә ул Тукай", гимназия.

• Конкурслар:
“Яшь бөреләр” район конкурсында нәфис сүз белән катнашу, Әһлиуллина Язилә, 5б сыйныфы укучысы.

• Укучыларның язмалары:
1. Укытучыма хат”. Мөслим радиосыннан 5 укучының укытучылар елына багышлап язган хатлары укылды.
2.“Зөлфәт кулубы” әгъзалары чыгышы. ТНВ радиосы аша Әһлиуллина Язилә уз шигыре белән чыгыш ясады.

Һөнәри конкурсларда катнашу:

Районкүләм чара "Педагогик идеяләр фестивале", “Индивидуальность и изобретательность» номинациясендә җиңүче.

Соңгы яңарту: 20 июнь, 2011 ел.




Сайт создан в системе uCoz