Заман белән бергә атлый укытучы
Бүгенге җәмгыять укытучы алдына гаять зур бурычлар куя. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – төп максатыбыз. Ә ана теле укытучысы алдында үзенең туган телен камил белгән, милли традицияләрне таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәрбияләү бурычы өстәлә. Әлеге максатка ирешүдә районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары заманча укыту технологияләрен файдаланып эш итәләр. Алар арасында елдан-ел уңышлырак кулланылганы, һичшиксез, мәгълүмати технологияләр булыр.
Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләрнең өстенлекле яклары күп. Материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир итеп, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә. Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдырып, укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү аркасында, дәресләрнең эчтәлеге байый һәм кызыклырак була. Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлекләр арта, чөнки материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга була. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен компьютер технологияләре уңайлы.
Соңгы елларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән интерактив кулланмалар мөгаллимнәребезнең алыштыргысыз ярдәмчеләренә әверелде. Мәсәлән, Г.Тукай, Р.Фәхреддин, М.Җәлил, Г.Исхакый, Ф.Яруллин иҗатларына багышланган мультимедияле программалар, “Борынгы һәм Урта гысыр әдәбияты”, “Tatar telle zaman” исемле электрон дәреслекләр, күпсанлы DVD һәм CD дисклар дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда уңышлы кулланыла. Быел 5-11 нче сыйныфларга тәгаенләнгән, бик күп фәнни һәм өстәмә мәгълүматларга, кызыклы күнегүләргә бай, үзенең исәпкә алу журналы булган һәм һәр укучы белән аерым эшләргә мөмкинлек бирүче “Татар теле” интерактив дәреслеге дөнья күрде. “Белем.ру” ҖЧҖ тарафыннан чыгарылган әлеге кулланманы белем бирү процессында актив кулланылышка кертеп җибәрү бүгенге бурычыбыз булып тора.
Мультимедияле кулланмаларны иҗади эшләүче мөгаллимнәребез үзләре әзерли, бу эшкә сәләтле укучылар да җәлеп ителә. Төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда укучылар да, мөгаллимнәребез дә үзләре әзерләгән мультимедияле компьютер презентацияләрен кулланып чыгышлар ясыйлар, конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннар алалар. Бүгенге көнгә районыбыз мәктәпләрендәге татар теле һәм әдәбияты кабинетларында шундый йөзләгән материал тупланып системага салынган.
Соңгы елларда зур тизлек белән үсүче Интернет челтәрен укытучыларыбыз үзләренең педагогик һәм методик осталыгын үстерүдә, белемен күтәрүдә, тәҗрибә алмашуда, ата-аналар белән эшләүдә, дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларны әзерләү һәм үткәрүдә оста кулланалар. Җәлилова Гөлназ, Хәкимова Гөлнараларның сайтларын, сыйныфтан тыш эшчәнлеккә багышланган блогларын республикабызның татар теле укытучылары күптән беләләр һәм югары бәяләргә өлгерделәр. Әлеге интернет-проектлары белән укытучыларыбыз республикакүләм конкурсларда катнашып киләләр, җиңү яулыйлар. Җәлилова Гөлназ онлайн технологияләрне дәрес барышында, укучыларның проект эшләрен оештыруда куллана. Башка мөгаллимнәребез дә эш тәҗрибәләре белән мәктәп сайтларында, “Белем.ру” һәм ТР Мәгариф министрлыгының “Белем порталы”нда, “Открытый класс”, “Методисты”, “Завуч.инфо” сайтларында эшләп килүче башка һөнәри берләшмәләрдә уртаклаша.
Мәгълүмати технологияләрдән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә: соңгы елларда укучыларыбыз татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән республикүләм олимпиадаларда, фәнни-тикшеренү укуларында, интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә Мөслимбез данын яклап призлы урыннар яулыйлар, бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларында һөнәр үзләштерәләр. Мактаулы исемнәргә лаек булучылар арасында, һөнәри бәйгеләрнең җиңүчеләре рәтендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының да күп булуы мөгаллимнәребезнең үз эшенә чын күңелдән бирелгән компетентлы белгечләр булуын раслый.
Татар теле мөгаллиме бүгенге көндә укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Шуңа күрә Укытучы укучының тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала да.
Шәймәрданова Н.Ә., милли мәгариф буенча методист.
|